Венер Ибраһимов

20 декабря 2020 г., воскресенье

Венер Ибраһимов чын табиб
Кулы сызласа, йөрәге тотса, теше сыкрап алса да, хастаханәләрдә йөрергә ярата торган кешеләр бар. Мин үзем сыгылып төшкәнче, урынга калганчы йөрим. Әнием, дә хастаханәләрдә йөрергә яратмый. Чираты җитсә дә, күзенә операциягә дә бармады. Кыскасы, хастаханәләргә борылып та караганы юк. Мин дә әни кебек, аның баласы бит. Безнең кебекләр бик сирәктер.
Беркөнне тешем сызлап уяндым. Мәрхүм әтиемнең үлгәндә дә 32 теше дә исән иде. Әти: “Тешегезне саклагыз, кайнардан соң салкын су эчмәгез”, – дип ачулана иде. Сызламаса да, табиб янына барып кайтырга кирәк дия иде. Әнинең бик иртә тузды тешләре. Авылыбыз фельдшеры Сәйфи абый өчәрне берьюлы алып төшерә иде. Ничек түзде икән, әнием. Уколсыз нисез бит ул. Чын газап икән ул теш сызлавы! Авыртуына да түзәрлек түгел, ә менә теш табибына бару минем өчен бер җәзага тиң. Киттем район үзәк хастаханәсенә. Бәхетемә каршы, Венер Ибраһимов туры килде. Тешләре каты сызлаучыларны чиратсыз кабул итәләр икән. Һәркемнең күңеленә ачкыч табып, җылы сүзе, акыллы киңәше белән бөтен авырту-сызлануларны басып, өстәвенә кызык сүзләре белән елмайтып, терелтеп тә куйды. Игелекнең чиге юк, диләр. Коридорда: “Миңа бер танышым: “Кешенең абруена, байлыгына, киеменә карамыйча булышучы кеше ул!”, – диде. Бу сүзләр дөрес тә, кемнәр генә килми аңа?! Нык авырту тоя башлагач, кеше курка, югалып кала. Тынычландыру, юату, тиешле киңәшен дә бирә ул.
Гаиләсе дә сокланырлык. Мамадыш районы ГХАТ бүлеге белгече Гүзәл белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Ялгышмаганнар алар бер-берсен сайлап. Гаиләдә алар бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, өч балаларына кайгыртучан әти белән әни, шәһәрдәшләребезнең ышанычын, хөрмәтен казанган киң күңелле чын кешеләр.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International