Официальный Татарстан
Раис РТ
Государственный Совет РТ
Правительство РТ
Госуслуги
Города и районы РТ
рус
тат
ГАУЗ "МАМАДЫШСКАЯ ЦЕНТРАЛЬНАЯ РАЙОННАЯ БОЛЬНИЦА"
РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
ГАУЗ «Мамадышская ЦРБ»
рус
тат
Сведения о медицинской организации
ГАУЗ "Мамадышская ЦРБ"
Списки ветеранов ГАУЗ «Мамадышская ЦРБ» – внесших значительный вклад в развитие здравоохранения Мамадышского муниципального района
Реквизиты
Администрация ЦРБ
Справочник телефонов
Структура и органы управления
Структурные подразделения
История
Информация для пациентов
Деятельность
Платные услуги
«Профилактика терроризма и экстремизма
Диспансеризация
Сводная ведомость результатов проведения специальной оценки условий труда в ГАУЗ "Мамадышская ЦРБ"
Режим работы
Отчет о деятельности автономного учреждения за 2023год
Страховые медицинские организации, с которыми заключены договоры на оказание и оплату медицинской помощи по обязательному медицинскому страхованию:
Контактные телефоны и адреса органов исполнительной власти субъекта РФ в области здравоохранения
Вакансии
"Хочешь начать инвестировать? Начни с активов!"
Так Здорово
Материалы по кибербезопасности
Персонал
Льготное обеспечение лекарственными препаратами
Защита персональных данных
Документы
Нормативные документы
Документы, регламентирующие деятельность ведомства
Для обращения населения и пациентов
Информация о приёме граждан
Отзывы
Часто задаваемые вопросы
Информация об аборте
Информация о беременности
Пресс-служба
Пресс-релизы
Фоторепортажи
ГАУЗ "Мамадышская ЦРБ"
һәркемнең гомере бер генә
17 мая 2013 г., пятница
Авыру караудан авырыйсы җиңел, дигән борынгылар. Табиб булу өчен дә сәләт кирәк. Авылдан бер авыруны алып килделәр. Хәле начарайганнан начарая бара. Анализлар бөеренең эшләмәвен күрсәтә. –Ашыгыч рәвештә Казанга җибәрәбез. Документларын әзерләгез,–дип шәфкать туташларына күрсәтмә бирде табибы Илдус Демиев.
Күп вакыт та үтмәде, шәфкать туташы йөгереп кергән. “Илдус Насратдинович, ул абзый Казанга барудан баш тарта,”–ди, аздан гына елап җибәрми. Икенче каттагы кабинетыннан хирургия бүлекчәсенә юнәлде ул. Үзе атлый, үзе уйда, дөрестән дә, абзыйны үгетләргә, яшәүгә өмет уятырга кирәк. –Балаларың, оныкларың турында уйла. Ходай биргән гомердән баш тартмыйлар. Каныңны чистарткач, яшисең әле син... –диде ул аңа.
Дөрестән дә, яшәүгә өмете сүнгән иде кешенең. ...Бүген абзый яшьләр кебек йөгереп йөри. Әле май башында гына Югары Тәкәнештән авыр хәлдәге бер ир килде. Атнага якын өендә чирләп йөргән, үлем хәленә җиткән. Реанимация бүлекчәсе мөдире Елена Новоселова белән тикшереп диагноз куя башлагач, диафрагмасы ертылып, ашказаны белән бавыры йөрәген кыса башлавын ачыклый Илдус Демиев. Авыруны ашыгыч Казанга җибәрәләр, республика үзәк хастаханәсендә операция ясала. Зур Шыяда яшәүче җитмеш яшьлек абзыйга ашыгыч хирург ярдәме таләп ителә. Абзый: “Чаллыга юллама бирегез миңа,”–ди. Яңа ел алдыннан гына инфаркт кичергәнен белгәч, йөрәге зәгыйфь дип, Чаллы хирурглары операция ясамыйча борып кайтаралар. Казанга да барып карый, анда да тәвәккәлләмиләр.
Операцияне Мамадыш табибы Илдус Демиев ясый аңа. “Мондый очраклар эштә гел булып тора. Без аларга күнеккән инде,”–ди ул үзе тыйнак кына. Төнлә генә дежурда булган, иртәнге 4ләрдә хастаханәгә ашказаны шартлап китерелгән чираттагы авыруга операция ясаган иде ул. 1963нче елның 19нчы маенда районыбызның Соколка авылында Гайшәбикә апа белән Насратдин абый гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән Илдусның үзенә дә мәктәптә укыганда бик каты салкын тидереп, участок хастаханәсендә шактый озак вакыт дәваланырга туры килә. Менә шунда күңелендә ак халатлыларның игелекле хезмәтенә мәхәббәт, үзендә кешеләргә ярдәм итү теләге уяна. Ә инде мәктәпне тәмамлагач, Алабуга медицина училищесына укырга керә. Белемгә һәвәс егет бу уку йортын да, Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын да кызыл дипломнарга тәмамлый. Аннары 2 ел институтның урология кафедрасында ординатурада укый, шул ук вакытта Вишневский исемендәге урология клиникасында эшли. Һәм ныклы теоретик белемнәр белән районыбыз үзәк хастаханәсенә хирург-уролог булып эшкә кайта. 2002нче елда аның болай да тынгысыз хезмәтенә тагын да зуррак җаваплылык өстәлә. Ул район үзәк хастаханәсе баш табибының дәвалау буенча урынбасары итеп тә билгеләнә.
Бу –стационарда авыруларны дәвалау процессының бөтен җаваплылыгы аның җилкәсендә дигән сүз. Нәкъ менә аның тырышлыгы, вазыйфаларын намусы кушканча башкаруы, баш табибның дәвалау буенча урынбасары буларак, эшне дөрес оештыра белүе, оперативлыгы нәтиҗәсендә күпме гомерләрнең вакытсыз өзелүенә юл куелмый кала. Моны күп очракта авырулар сизми дә. Баш табиб урынбасарының көн буена мәшәкатьләре хәттин аша.
Консилиумнар җыю, комиссияләр уздыру, документация эше... Мең дә бер төрле проблема белән очрашып, кич белән аягыннан егылырлык булып өенә кайта ул өенә. Ә анда гаиләсе–яраткан җәмәгате, “әтием” диеп өзелеп торучы балалары көтә. Рузалия Мөдәррисовна үзе дә табиб, районыбызның күпме хатын-кызларына әни булу шатлыгын бүләк иткән хөрмәтле акушер-гинеколог. Шуңа күрә бөтен тормышын яраткан эшенә багышлаган ирен дә ярты сүздән, күз карашыннан аңлый. Алар гаиләдә дә, эштә дә бер-берсенә ныклы терәк булып, бер-берсен тулыландырып яшиләр. Табибларга кеше гомерләре тапшырылган. Шуңа да алар даими белемнәрен яңартып торалар. Татарстанның атказанган табибы, инде илле яшен тутырып килүче Илдус Демиев та шушы араларда гына яңадан белем өстәргә китте.
Нәкъ менә аның тырышлыгы, вазыйфаларын намусы кушканча башкаруы, баш табибның дәвалау буенча урынбасары буларак, эшне дөрес оештыра белүе, оперативлыгы нәтиҗәсендә күпме гомерләрнең вакытсыз өзелүенә юл куелмый кала. Моны күп очракта авырулар сизми дә. Вәрис Гали.
Статья взята с информационного сайта СМИ Мамадышского муниципального района
"Нократ" (Вятка).
http://mamadysh-rt.ru/tt/component/k2/item/4147-%D1%9F%D1%92rkemne%D1%9B-gomere-ber-gen%D1%92.html
Поделиться:
ЧИТАТЬ ВСЕ НОВОСТИ
ПОСЛЕДНИЕ НОВОСТИ
7
мая 2026 г.
☀️ Профилактика падений у пожилых людей в летний период: как избежать травм
☀️ Профилактика падений у пожилых людей в летний период: как избежать травм
ЗОЖ для будущих мам: просто и без мифов
ЗОЖ для будущих мам: просто и без мифов
5
мая 2026 г.
Дорогие акушерки гинекологического отделения и женской консультации ГАУЗ «Мамадышская ЦРБ»!
От всей души поздравляем вас с профессиональным праздником – Днем акушерки! 🩺🤱
📍 Сводка от «скорой помощи» и приёмного отделения за прошлую неделю (с 27 апреля по 3 мая)
Основные события: ожог 49% тела у ребёнка, травма черепа у женщины в алкогольном опьянении.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Обнаружили ошибку?
Выделите слово или предложение и нажмите CTRL+ENTER