ГАУЗ "Мамадышская ЦРБ"

Исәнмесез!

Без сезне "Мамадыш үзәк район хастаханәсе"нең рәсми сайтында сәламләргә бик шатбыз!

Мамадыш үзәк район хастаханәсе безнең республиканың иң өлкән хастаханәсе булып тора.

Бүген үзәк район хастаханәсе составына сырхауханә, акушерлык, хирургия, терапия, педиатрия, йогышлы авырулар бүлекләре булган стационар, көндезге стационар, ашыгыч медицина ярдәме, анестезиология, реанимация һәм интенсив терапия бүлекләре, клиник-диагностика лабораторияләре, гемодиализ бүлеге, диагностика кабинетлары, түләүле медицина хезмәтләре бүлеге керә.

Районның дәвалау-профилактика учреждениеләрендә 650 хезмәткәр эшли.

Районда 85 табиб эшли, шулардан:

Бересе - «Россия Федерациясенең Атказанган табибы»дигән мактаулы исемгә лаек булды,

Унысы – «Татарстан Республикасының атказанган табиблары»,

Алтысы – «Сәламәтлек саклау отличниклары»,

Ун кеше «ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Мактаулы хезмәткәре» билгесе белән бүләкләнде.

Унөч кеше - «ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Мактаулы хезмәткәре» билгесе белән бүләкләнде.

Урта медицина персоналы 344 кешене тәшкил итә, шулардан:

Өч кешегә «Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән исем бирелде,

Ундүрт кеше «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактаулы хезмәткәре " исеменә лаек булды,

Тагы берсе – «Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесенә лаек булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International